Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Кудряшова Наталья тарафыннан «Куркынычсыз дөньяда тормыш» дигән акция уздырылды. Яшүсмерләр арасында терроризмга һәм экстремизмга каршы тору буенча белешмәлекләр һәм методик күрсәтмәләр таратылды. Шулай ук экстремаль хәлләрдә булган гамәлләр турында аңлату әңгәмәсе үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International