Хөрмәтле физик культура һәм спорт өлкәсе хезмәткәрләре, ветераннар!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котларга рөхсәт итегез!
Физик культура һәм спорт яшь буынны тәрбияләүдә мөһим фактор булып тора. Яхшы физик әзерлек, уңай фикерләү, һәрберебезнең сәламәт яшәү рәвеше – милләтнең киләчәгенә өлеш.
Физкультура һәм спорт һөнәренә ия булган, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга керткән өлешегез, спорт өлкәсендә уңышларыгыз өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, гаиләләрегездә мәхәббәт һәм шатлык, озын спорт гомере, оптимизм һәм спорт ареналарында яңа җиңүләр телим.
Хөрмәт белән Минзәлә муниципаль районы башлыгы
А. Ф. Сәлахов