Пенсия фондында минзәләлеләрне пенсия билгеләү уңаеннан алдан ук борчылырга чакыралар. Гражданинга пенсияне билгеләү буенча, ким дигәндә, тиешле хокук җиткәнчегә кадәр, бер ел алдан эшләү турында Пенсия Фондында хәбәр итәләр. Анда, гомумән алганда, РПФ мондый эшне биш ел эчендә башлый, дип билгеләп үтәләр.
Пенсия фондына булачак пенсиянең күләменә, шулай ук билгеләнү срокларына йогынты ясый торган барлык документларны тикшерү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайчагында пенсионерның хезмәт эшчәнлеген раслый ала торган архив органнарына запрос кирәк була. Иминият стажын раслау өчен элеккеге эш бирүчеләргә запрос җибәрергә кирәк була.
Фонд белгечләре алдан мөрәҗәгать иткәндә документларны рәсмиләштерүнең дөреслеген тикшерәләр, иминият стажына кертелгән чорлар турында тиешле мәгълүматны эзләүдә булышалар, дәүләт һәм муниципаль органнарга, хәрби комиссариатларга, архив оешмаларына һәм башка учреждениеләргә запрослар ясыйлар", дип аныклыйлар фондта.
Әгәр барысын да вакытында башкарсаң, гражданин пенсия яше җиткәнчегә кадәр бер ай кала пенсия билгеләү өчен шәхси гариза бирергә тиеш.
Шул ук вакытта, өйдән чыкмыйча гына, РПФ сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында гражданның шәхси кабинеты аша гариза бирергә мөмкин.
"Пенсия 10 көн эчендә билгеләнәчәк, ә гражданинның шәхси кабинетына аның күләме турында тиешле хәбәрнамә киләчәк", - диелә Пенсия фонды хәбәрендә.