Хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү.

2021 елның 12 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр!
Исегезгә төшерәбез, 2020 нче һәм алдагы елларда районның муниципаль учреждениеләре тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларын бәйсез бәяләү нәтиҗәләре белән Сез рәсми сайтта таныша аласыз https://bus.gov.ru

Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү иҗтимагый контрольнең бер формасы булып тора һәм гражданнарга мәгариф өлкәсендә оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфаты турында мәгълүмат бирү, шулай ук әлеге оешмаларның эшчәнлек сыйфатын күтәрү максатларында үткәрелә.

Минзәлә муниципаль районы сайтында 2022-23 нче елларда иҗтимагый Советның эш планы нигезендә үткәреләчәк мәгариф һәм мәдәният оешмалары исемлеге урнаштырылган https://menzelinsk.tatarstan.ru/perechen-otsenivaemih-organizatsiy-i-uchrezhdeniy.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International