Клиентлар хезмәте (бүлек хокукында) Татарстан Республикасы буенча РПФ Минзәлә районында шәхси (шәхсиләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре буенча пенсияне вакытында билгеләү өчен булачак пенсионерлар белән алдан эш алып бара. Шуның аркасында, иң кыска вакыт эчендә иң отышлы вариантта пенсия билгеләү өчен, мәҗбүри пенсия иминияте системасында гражданнарның пенсия хокуклары турында мәгълүматлар аныклана.
Россия Пенсия фондының рәсми сайтында яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында үз шәхси счетыннан өземтә алып, мәгълүматлар белән танышырга мөмкин.
Мөһим! 1961 елгы (ир-атлар) һәм 1965 елгы (хатын-кызлар) гражданнарга үз пенсия хокукларын ачыклау максатыннан пенсиягә алдан әзерләнергә кирәк.
Моның өчен РПФ сайтында махсус сервис ярдәмендә яки 8-8010-600-03-57 телефоны аша Минзәлә районында клиентлар хезмәтенә (бүлек хокукларында) язылырга кирәк. Үзең белән паспорт, белем алу турында документ, хезмәт кенәгәсе, хатын — кызларга-никахлашу турында таныклык һәм бала туу турында таныклык.