Бүгенге көндә 3 мең гектардан артык сабан бодае, 400 гектарга якын арпа һәм 56 гектарга якын карабодай суктырасы калган.
(Дилфас Галиев,"Минзәлә-информ")
- Бөртекле һәм кузаклы культуралардан иң югары уңышны "Калморза" хуҗалыгы игенчеләре җыеп алды, анда уртача уңыш гектардан 25,1 центнер тәшкил итте. Фермер хуҗалыклары арасында иң югары уңышны "Полянка" КФХ игенчеләре ала, уңыш һәр гектардан 22,2 центнер тәшкил итә. Кичә район басуларында 41 комбайн эшләде, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илдар Халиков.
Туфракны төп эшкәртү 13 мең гектардан артык мәйданда башкарылган, шуның 6820 гектары-тирән. Кичә туфрак эшкәртүдә 22 агрегат эшләде.