Бүген, 2021 елның 11 августында, район Башкарма комитеты җитәкчесе шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Кабул итүгә Юртау авылында яшәүче Солнечная урамындагы 4 йортта (8 фатир) капиталь ремонт ясау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итте. Кабул итүдә авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыйров, идарәче компания җитәкчесе Роман Коротин һәм төзелеш һәм архитектура бүлеге башлыгы Евгений Басков катнашты.
Мөрәҗәгать итүчегә аңлатмалар бирелде: әлеге мәсьәлә буенча алга таба объектка комиссия тарафыннан чыгу башкарылачак, аннары закон нигезендә һәм чират тәртибендә алдагы эшләр башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, кабул итүгә алдан язылу (885555) 3-32-37 номеры буенча башкарыла.