Заһир Зыятдиновны юбилее белән Минзәлә районы башлыгы Айдар Салахов исеменнән котладылар

2021 елның 10 августы, сишәмбе

Бүген үзенең 80 яшьлек юбилее уңаеннан Минзәлә районы ветераннар Советы Рәисе Зиятдинов Заһир Мирзаһабдулла улы котлаулар кабул итә.

Заһир Мирзаһабдулла улы Минзәлә районы Мрәс авылында туа. Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлый. Хезмәт эшчәнлеген «Ленар»колхозында баш ветеринария табибы булып башлый. Минзәлә райпосының терлекчелек бүлеге начальнигы, Минзәлә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы булып эшли. 1998 елдан Минзәлә дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы итеп билгеләнә. Минзәлә районы авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертте. 2015 елдан Минзәлә районы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы рәисе итеп сайлана.

Хөрмәтле Заһир Мирзаһабдуллович!
Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Озак еллар сезгә һәр көннең җылысын һәм шатлыгын бүләк итсен. Сезгә иминлек, нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм якыннарыгызның кайгыртуын телибез. Тормышыгызның һәр көне якты һәм бай, бәхетегез гомерле булсын.

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы башлыгы А.Ф. Сәлахов 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International