10 нчы август көнне Минзәлә районы халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгендә "Син барысын да эшли аласың!" көндезге тору төркеменең чираттагы очрашуы булып узды. Гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталия Кудряшова «текә аппликация " техникасы ярдәмендә хайваннар битлекләрен ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Иҗади процесс мастер-класста катнашучыларга шатлык китерде. Алар, үз битлекләрен кулланып, кечкенә генә әкият уйлап тапканнар һәм уйнаганнар.
Шулай ук психолог Евгения Бочкарева " Фребель бүләкләре" уен җыелмасы ярдәмендә иҗади сәләтләрне, игътибарны, киңлектә ориентацияне һәм кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән берничә күнегү үткәрде.
