Быел районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " акциясе кысаларында беренче чара Минзәлә шәһәренең 3 нче урта мәктәбендә узды.
(Флера Мусина “ "Минзәлә-информ")
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру безнең районда да традициягә әйләнде. Әлеге акция авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларга яңа уку елына әзерлеккә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе"район җитәкчелеге, учреждение һәм оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләр, игелекле миссиягә битараф булмаган кешеләр җыелды. Әлбәттә, бу чараның иң төп кунаклары булачак беренче сыйныф укучылары иде.
Балалар өчен матур бәйрәм чарасы оештырылды, 14 беренче сыйныф укучысы портфельләр алды.
–Мондый игелекле чаралар киләчәк буын яхшы белем алсын һәм кече Ватаныбызның патриотлары булсын өчен юнәлтелгән, –диде район башлыгы Айдар Салахов, булачак беренче сыйныф укучыларын котлап.
Котлауларга шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Мамадыш районы башлыгы Антон Иванов та кушылды.
3 нче урта мәктәптә яңа уку елында 750 бала белем алачак, беренче сыйныфка 90 бала барачак. Быел мәктәп "Үсеш ноктасы"федераль программасына керде. Кунаклар әлеге программа буенча җиһазландырылган кабинетларны карап чыктылар, мәктәпнең яңа уку елына әзерлеге белән таныштылар.
сан
Узган ел безнең районда 379 бала беренче сыйныфка керде, быел 330 бала барачак. Акция кысаларында аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм авыр тормыш хәлендә булган, тулы булмаган гаиләләрдән 60 балага мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылачак. Шундый гаиләләрдән 2-11 сыйныфларда укучы 350 балага канцтоварлар ярдәме күрсәтеләчәк.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoyalas-aktsiya-pomogi-sobratsya-v-shkolu

