Минзәлә районы игенчеләре тулай җыем буенча икенче урында

2021 елның 4 августы, чәршәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларына караганда, барлыгы 35196 гектар ашлык суктырылган.

Амбарларга барлыгы 62920 тонна ашлык кайтарылган.Район игенчеләре бөртеклеләрнең тулай җыемы буенча бары тик Тәтеш районы игенчеләреннән генә калыша, аларда бу күрсәткеч 70421 тонна тәшкил итә. Район буенча уртача уңыш гектарыннан 17,9 центнер тәшкил итә. Минзәлә районы һәр гектардан уртача уңыш буенча сигезенче урында, Тукай районы аграрийларыннан-23,6 ц, Зәй районы-20,5 ц, Чистай районы-20,1 ц, Мамадыш районы-18,3 ц, Балык Бистәсе районы-18,2 ц, Алексеевск районы-18 ц. Бөртеклеләрнең уртача уңышы буенча һәр гектардан "Калморза" хуҗалыгы игенчеләре алда бара, аларда бу күрсәткеч 25,1 центнер тәшкил итә. Бу хуҗалыкта район буенча тулаем җыемның иң югары күрсәткече-13750 тонна. Кичә район кырларында 71 комбайн эшләде.

http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/zemledeltsy-menzelinskogo-rayona-zanimayut-vtoroe-mesto-po-valovomu-sboru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International