Фамилия алышынганда СНИЛС

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

«Мин кияүгә чыктым һәм фамилиямне алыштырдым, хәзер миңа СНИЛСны алыштырырга кирәкме?» ,- минзәләлеләр, Россия Пенсия фондының кайнар линия телефонына һәм социаль челтәрләргә мөрәҗәгать итеп, мондый сорауны еш бирә. Чөнки шәхси (персонификацияләнгән) исәпкә алу системасында теркәү гражданнарга күп кенә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкинлек бирә.

Җавап бирәбез:

СНИЛС һәр гражданга бер тапкыр бирелә һәм һәрвакыт аның шәхси счетына гына беркетелә. Теркәлүне раслаучы документта күрсәтелгән шәхси мәгълүматлар паспорт күрсәткечләренә туры килергә тиеш, шуңа күрә фамилияләрен алыштырганда аларны үзгәртергә кирәк. Моны эш бирүче аша яки шәхсән Россия Пенсия фондының якындагы клиентлар хезмәтенә яки КФҮдә теркәлгән затның шәхси лицевой счетындагы анкета мәгълүматларын үзгәртү турында гариза белән мөрәҗәгать итеп башкарырга мөмкин.

Барлык үзгәрешләр гражданинның шәхси лицевой счетында чагылдырыла, һәм аңа теркәлүне раслаучы документ, шул ук СНИЛС номеры белән, әмма үзгәртелгән фамилия белән бирелә.

Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать иткәндә теркәлүне раслаучы документ «реаль вакыт " режимында бирелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International