Юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дәүләт ярдәме гамәлгә ашырыла.

2021 елның 23 июле, җомга

2021 елда Татарстан Республикасында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дәүләт ярдәме гамәлгә ашырыла.

Дәүләт ярдәме программасында катнашырга теләүче эш бирүчеләр, буш эш урыннары һәм эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру күздә тотыла торган вакантлы вазыйфалар исемлеген кушып, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына «Россиядә эш»гомумроссия вакансияләр базасы мәгълүмати-аналитик системасының шәхси кабинетыннан файдаланып, гариза юллый. Гариза биргәндә эш бирүчегә «дәүләт ярдәме программасында катнашу»дигән тамга куярга кирәк.

Инструкция белән «Россиядә эш порталы»сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International