Тауасты Байлар авыл җирлегенә мобиль поликлиника килде.

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Мобиль поликлиникаларда авыл халкына медицина тикшерүләре «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография»милли проектларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган график буенча үткәрелә.

(Флера Мусина “ "Минзәлә-информ")

Бу-авыл җирлегендә яшәүче гражданнарга медицина тикшерүен узу мөмкинлеге бирү максатыннан оештырылган проект.

Бүген күчмә мобиль поликлиника Тауасты Байлар авыл җирлегендә дә килеп җитте.

Альбина Галимҗанова, авыл фельдшеры:

- Тауасты Байлар авылында мобиль поликлиника өч көн, 21-23 июльдә эшләячәк. Биредә кардиолог, гинеколог, эндокринолог, офтальмолог, невролог кабул итәчәк, УЗИ узарга мөмкин булачак.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-podgorno-baylarskoe-selskoe-poselenie-pribyla-mobilnaya-poliklinika

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International