Минзәлә районында урак өчтән бер өлешкә төгәлләнде.

2021 елның 21 июле, чәршәмбе

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 17498 гектар кыр суктырылган. Амбарларга 29883 тонна ашлык кергән.

(Дилфас Галиев, "Минзәлә-информ")

Район буенча уртача уңыш гектарыннан 17,1 центнер тәшкил итә. Уртача уңыш күрсәткече буенча "Калморза" хуҗалыгы алда бара, анда суктырылган ашлыкның уңышы гектардан 22,8 центнер тәшкил итә. Шулай ук “Калморза" хуҗалыгында көзге бодай уңышы яхшы-гектардан 24,9 центнер. "Полянка" крестьян-фермер хуҗалыгында да көзге бодай суктыруны төгәлләделәр, уңыш гектарыннан 22,8 центнер тәшкил итте. “Туган як “агрофирмасы һәм “Салихов" КФХ игенчеләре арыш суктыруны төгәлләделәр. Ашлык суктыру "Әнәк" агрофирмасының Мөшеге бүлекчәсендә-64, "Август" компаниясенең "Минзәлә" ОСПсында - 75, "Калморза"хуҗалыгында 45 процентка үтәлгән. Кичә район кырларында 52 комбайн эшләде. "Август" компаниясенең "Минзәлә" ОСП комбайнчылары көзге бодай суктыруны төгәлләделәр. Урып - җыю эшләре дәвам итә, "Заиковский","Калморза", "Илнур" крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәтчәннәре төкегә 800 тоннадан артык салам кайтарганнар.

http:// http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/zhatva-v-menzelinskom-rayone-zavershena-na-tret

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International