Район башлыгы Айдар Салаховның Корбан бәйрәме белән котлавы!

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

Хөрмәтле минзәләлеләр һәм район кунаклары!
Ислам диненең иң мөһим һәм иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсе-Корбан гаете белән ихлас котлауларны кабул итегез! Бу изге бәйрәм үзенә тирән әхлакый мәгънә, иман һәм рухны ныгыту шатлыгы китерә. Гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме шәфкатьлелек, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт символы булып тора. Бу якты бәйрәм бездә иң яхшы кешелек сыйфатлары - мәрхәмәтлелек һәм якыннарга мәхәббәт уята. Безнең район халыкларының дуслык һәм үзара хөрмәте безнең йортларыбызда тынычлыкны һәм иминлекне саклап калырга ярдәм итәр, дип чын күңелдән ышанам. Бу бәйрәм көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, барлык изге эшләрегездә уңышлар, тынычлык һәм татулык телим! Бу якты бәйрәм һәр йортка шатлык алып килсен, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен.

Минзәлә муниципаль 
Районы башлыгы
А. Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International