Балалары булган гаиләләргә бер тапкыр бирелә торган түләү буенча (уку елы башына) сораулар – җаваплар.

2021 елның 19 июле, дүшәмбе

10 мең сум акча кемгә тиеш?

Россия Федерациясе территориясендә яшәүче РФ гражданнарына 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге, 2021 елның 1 сентябреннән дә соңга калмыйча 6 яшь тулачак балаларга бер тапкыр бирелә торган түләү бирелә.

Шулай ук түләү Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белешмәләре нигезендә 18 яшьтән 23 яшькә кадәр (әгәр алар төп гомуми белем бирү программалары буенча укуларын дәвам итәләр) инвалидларга һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затларга бирелә.

Опекуннар акчаны ала аламы?

Әйе, законлы вәкилләре (уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр) түләү алырга мөмкин.

Кайчан түләү алырга була?

Түләү 2021 елның 16 августыннан 2021 елның 31 декабренә кадәр бер тапкыр башкарылачак. Шул ук вакытта гаризаны 2021 елның 1 ноябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

Түләүне ничек алырга?

Акча алу өчен 2021 елның 1 ноябренә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән Пенсия фондының клиент хезмәтендә гариза бирү дә җитә.

Клиент хезмәтенә мөрәҗәгать иткән очракта, мөрәҗәгать итүче, мөрәҗәгать итүче вәкиле яки опекунның шәхесен таныклаучы документлардан тыш, бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәкми.

Прописка урыны буенча гына Пенсия фондына гариза биреп буламы?

Әйе,була. Түләү өчен яшәү, тору, фактта яшәү урыны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гариза бирергә мөмкин, шулай ук, законлы вәкиле яки гариза бирүче вәкиле.

КФҮгә түләү өчен гариза бирергә мөмкинме?

Юк, бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләү өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре сайтында гына бирергә мөмкин, әгәр гариза бирүченең расланган исәп язмасы бар икән, яки РПФның клиентлар хезмәтендә. КФҮдә әлеге түләүне рәсмиләштерү каралмаган.

Күчерү бары тик банк счетына гына мөмкин.

Түләү өчен гариза кайсы санга кадәр тапшырырга мөмкин?

Түләү өчен гаризалар 2021 елның 1 ноябренә кадәр кабул ителә.

Түләү гаилә кеременә бәйлеме?

Юк. Түләү гаилә кеременә, эш һәм хезмәт хакы алуга, шулай ук пенсияләр, пособиеләр, социаль түләүләр һәм башка социаль ярдәм чараларына бәйле түгел.

Түләү һәр балага бирелә.

Әйе, түләү яшь буенча туры килә торган һәр бала өчен билгеләнә: 6 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар өчен яки 18 яшьтән 23 яшькә кадәрге, төп гомуми белем программалары буенча белем алучы мөмкинлекләре чикләнгән затларга;

Бер бала өчен – 10 мең сум, икесенә-20 мең сум һ.б. түләнә.

Гаиләдә берничә бала, алырга мөмкин түләү.?Һәр балага гариза язарга кирәкме?.

Юк, гаиләдә ике һәм аннан күбрәк бала булса, аларның һәркайсына бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен бер гариза тутырыла. Бу очракта ике һәм аннан да күбрәк гариза бирергә кирәкми.

Гариза тутырганда барлык балалар да күрсәтелмәгән очракта нишләргә?

Әгәр дә сез түләнергә тиешле барлык балалар гаризасында күрсәтелмәгән булсагыз, элек күрсәтелмәгән мәгълүматлар белән сезгә икенче гариза бирергә кирәк.

Балага сентябрь аенда 6 яшь тула икән, түләүне алырга мөмкинме?

Балага 1 сентябрь көнне 6 яшь тулган очракта гына.

Балага 18 яшь тулды 3 июль, Мин акча алачакмынмы?

Әйе, алачаксыз. Түләү 2021 елның 3 июленнән дә алдарак 18 яше тулмаган балалар өчен билгеләнә.

Ана капиталына хокукы булмаган гаилә түләүгә дәгъва итә аламы?

Әйе. Бер тапкыр бирелә торган түләү алу хокукы ана капиталы хокукына бәйле түгел.

Бу түләүне Россия Федерациясеннән читтә яшәүче Россия гаиләсе ала аламы?

Кызганычка каршы, юк. Түләү Россиядә даими яшәүче һәм Россия Федерациясе гражданлыгы булган гаиләләргә генә бирелә. Әгәр гаилә элек башка илдә яшәсә, аннары Россиягә кайтса, бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен, РФдә яшәүне раслаучы документлар кирәк булачак.

Россиядә яшәүче РФ гражданлыгы булмаган гаилә түләүне ала аламы?

Юк. Түләү РФ территориясендә даими яшәүче РФ гражданнарына гына бирелә.

Түләү нинди акчалардан бара?

Бер тапкыр бирелә торган акча федераль бюджеттан өстәмә ярдәм чарасы буларак бирелә.

Баланың әтисе түләү өчен гариза бирә аламы?

Түләү өчен гаризаны бала туу турында таныклыкта күрсәтелгән ата-аналарның теләсә кайсысы бирә ала.

Гаризаны тутырганда хата җибәрелгән очракта нишләргә?

Гариза тутырганда хата җибәргәнсез икән, Сезгә бу гариза буенча җавапны көтәргә һәм, баш тарткан очракта, кабат гариза тапшырырга кирәк.

Ничек була белергә, түләү билгеләнгәнме, әллә юкмы?

Дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза биргәндә аны карау статусы турында белдерү шунда ук барлыкка киләчәк.

Әгәр гариза Россия Пенсия фондының клиент хезмәтенә шәхсән бирелгән булса, уңай хәл ителгән очракта, акча закон белән билгеләнгән срокта гариза бирүчегә өстәмә хәбәр итмичә генә күчереләчәк. Кабул ителгән уңай карар турында мөстәкыйль рәвештә дә белергә була, телефон аша РПФның клиентлар хезмәтенә шалтыратып, анда гариза бирелгән.

Баш тарткан очракта мөрәҗәгать итүчегә мондый карарны карар кабул ителгәннән соң бер эш көне эчендә нигезләп хат җибәрәчәкләр.

Гариза биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?

Россия гражданнарына ярдәм күрсәтелә. Әгәр ата-аналар Россия Федерациясе гражданлыгын югалткан икән, түләү бирелми.

Аның территориясендә яшәүче гражданнарга ярдәм күрсәтелә. Әгәр Россия гаиләсе илдән читтә яшәсә, бер тапкыр бирелә торган акча бирелми.

Гаризада гариза бирүченең банк счетындагы мәгълүматларны күрсәтергә кирәк, чөнки түләү башка зат хисабына башкарыла алмый. Түләү гамәлгә ашырылмый түбәндәге хәлләрдә:

Мөрәҗәгать итүченең ата-ана хокукыннан мәхрүм итү яки чикләү яки балага карата опекунлыкны туктату.

Дөрес булмаган мәгълүмат бирү.

Бер тапкыр бирелә торган түләү хокукын бирә торган таләпләргә туры килмәү.

Бер тапкыр бирелә торган акча башка ата-анага (уллыкка, опекунга, попечительгә) бирелде.

Гариза хупланган очракта, акчаларны ничек алырга була?

Бер тапкыр бирелә торган түләү гаризада күрсәтелгән реквизитлар нигезендә гариза бирүченең банк счетына гына бирелә.

Түләү билгеләү буенча сораулар калган очракта, кая мөрәҗәгать итәргә була?

Әгәр бу түләү буенча сорауларыгыз булса, Сез Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итә яки сезнең төбәкнең кайнар линиясенә шалтырата аласыз.

Региональ кайнар линияләрнең контактлары 8-800-600-0357

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International