Утырышны ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, коррупциягә каршы тору мәсьәләсе бүгенге көнгә кадәр актуаль булып калуын һәм әлеге социаль-негатив күренешне профилактикалау буенча эзлекле чараларга аерым игътибар бирергә кирәклеген билгеләп үтте:
- Хакимият органнарының ачыклыгына һәм үтә күренмәлелегенә аерым басым ясарга кирәк. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, сатулар үткәрү, Гражданнар мөрәҗәгатьләре, норматив-хокукый актлар кабул итү-болар барысы да закон кысаларында катгый булырга тиеш.
Камил Нәҗмиев территориаль иҗтимагый үзидарәләр грантларына да аерым тукталды:
- Бу акчалар дәүләт тарафыннан бүлеп бирелә, шуңа күрә аларда башкарыла торган эшләр төгәл контрольдә булырга тиеш, - дип ассызыклады ул.
Утырыш барышында шулай ук төзелеш өлкәсендә коррупциягә каршы тору һәм коррупция хәвефләренә юл куймау, муниципаль милекне хокуксыз биләүдән кайтару буенча эш нәтиҗәләре, Минзәлә педагогика көллиятендә коррупциягә каршы тору турында докладлар тыңланды.
«2015-2024 елларга Минзәлә районында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру» муниципаль программасы чараларын тормышка ашыру турында район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев чыгыш ясады.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/rukovoditel-ispolkoma-menzelinskogo-rayona-napomnil-chto-vlasti-dolzhny-byt-otkrytymi