Республикада «Земский почтальон – 2026» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына йомгак ясалды. Конкурс Россия почтасы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия Цифрлар министрлыгы һәм Россия Элемтә хезмәткәрләре һөнәри берлеге ярдәмендә «Бердәм Россия» нең «Россия авылы» федераль партия проекты белән бергә оештырылды.
Конкурсның төбәк этабында Татарстанның кече шәһәрләреннән һәм авыл җирлекләреннән барлыгы 50 000 гә кадәр кеше яшәгән 100дән артык хат ташучы катнашты. Төбәк эксперт жюрисы карары белән республикада конкурста Биектау районының Биектау авылыннан Земфира Карпенко җиңүче булды. Менә алты ел инде ул өч торак пунктта яшәүчеләргә почта илтә.
Хәзер Земфира Карпенко 26 майда Мәскәүдә узачак «Земский почтальон-2026» Бөтенроссия конкурсының финалында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясаячак.
Моннан тыш, 2026 елның 4-25 маенда «ВКонтакте» социаль челтәрендә https://vk.com/russianpost төбәк комиссияләре сайлап алган заявкаларга нигезләнгән махсус номинациядә — «Халык почтальоны» нда җәмәгатьчелек тавыш бирүе башлана.