Бүген Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов туган көнен билгеләп үтә.
Хөрмәтле Айдар Фәслахович! Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларыбызны кабул итеп алыгыз! Сезгә иминлек һәм уңышлар, барлык башлангычларыгызның һәм планнарыгызның чынга ашуын, Сезнең өчен кадерле һәм якын кешеләрегезнең ярдәмен тоеп яшәвегезне телибез.
Сезнең тормыш - эш сөючәнлек, армас иҗади энергия, максатчанлык һәм куелган максатка ирешүдә үҗәтлек өлгесе. Сезнең тупланган бай тәҗрибәгез, бетмәс-төкәнмәс энергиягез һәм оптимизм хыялларыгызның чынга ашырылуына ярдәм итсен.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет-шатлык, күтәренке кәеф, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек телибез!.
Хөрмәт белән Минзәлә муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты.