500 дән артык минзәләле электрон хезмәт кенәгәсенә күчте

2021 елның 2 апреле, җомга

542 минзәләле электрон хезмәт кенәгәсе файдасына кәгазь хезмәт кенәгәсеннән баш тартты.

Бу турыда РПФның Минзәлә районы Клиентлар хезмәте хәбәр итә.

Электрон кенәгәнең мөһим өстенлеге шунда, аны югалту мөмкин түгел. Шулай ук аның белән дистанцион эш шартларында файдалану уңай.

2020 елның 1 гыйнварыннан россиялеләр электрон форматка күчү мөмкинлегенә ия булдылар. Кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсми документ буларак өйдә сакларга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International