13 мартта Кадрәк авылының "Кадрәк" спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган Май чабу бәйрәме узды.
Керәшеннәр бәйрәмгә җигүле атларда, авыл урамнары буйлап чаналарда килделәр.
Бу көнне бик күп җырлар яңгырады, такмаклар әйтелде, биюләр башкарылды, әлбәттә, беленнәр ашалды.