Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте Минзәлә шәһәре 1 нче һәм 2 нче урта мәктәпләрнең 9 сыйныф укучылары өчен үз ишекләрен ачты.
Башта кунакларга белем бирү учреждениесе эшчәнлеге турында имиджлы видео күрсәтелде.
Аннары кабул итү комиссиясе сәркатибе Гөлназ Талипова 2021-2022 уку елына кабул итү кагыйдәләре белән таныштырды.
Аннары кунаклар көллиятнең лабораторияләре буйлап танышу маршрутын уздылар.