Казанда "Үсеш локомотивлары" Стратегик инициативалар конкурсы" Белем бирү программасының финалы узды.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина Татарстан Республикасында "Үсеш локомотивлары" федераль партия проектын гамәлгә ашыручы координатор буларак Конкурсның белем бирү программасының эксперт советы рәисе булып тора.
"Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин белән берлектә без Яшь һәм амбицияле эшмәкәрләр, белгечләр, өлкән курс студентлары өчен белем бирү программасының финалын ачтык. Конкурсны уздыру инициативасы уникаль һәм "Үсеш локомотивлары" партия проектлары кысаларында гамәлгә ашырыла", - дип ассызыклады депутат.