Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә волейбол буенча республика Беренчелеге бара.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»)
Минзәлә спортчылары 2005-2006 елгы егетләр арасында волейбол буенча ТР беренчелеге (Б төркеме) кысаларында уеннарга керешкәнче, район җыелма командасы тренеры Андрей Мясников "Минзәлә-информ" ка кыска гына интервью бирде:
- Көрәшәчәкбез, команда көчле. Өстәвенә, уенчыларның бер өлеше узган ел Чемпионнар булып калды инде, - дип билгеләп үтте ул.
Сайлап алу матчларында Минзәлә районы командасына Балык Бистәсе, Арча һәм Алексеевск районнарыннан килгән көндәшләре белән көч сынашырга туры киләчәк. Алардан тыш, җиңүгә тагын 12 район вәкилләре дә дәгъва кыла.
1 апрельдә башланган ярышлар 3 се төгәлләнәчәк.
безнең өстәмә
Чыннан да, егетләр бары җиңүгә генә әзер. Кызганычка каршы, соңгы ярышларда үз төркемнәреннән полуфиналда 1 нче урынга чыккан Минзәлә районы волейбол буенча кызлар җыелма командасы Мөслим районыннан килгән көндәшләренә оттырды, шуның нәтиҗәсендә призлы урыннар яулый алмады.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/voleybol-buencha-minzl-yelma-komandasy-trenery-krshchkbez