Бүген Минзәлә шәһәренең 2 нче санлы мәктәбе укучылары "Эковесна-2021" республика акциясенә старт бирделәр.
Әлеге айлык нәтиҗәле актив, чараларга бай булыр дип көтелә. 2021 елда республикада Туган телләр елы уза. Моннан тыш Юрий Гагаринның космоска очуына 60 ел тулды. Болар "Эковесна-2021" символикасы концепциясе нигезен тәшкил итә.