Бүген Яңа Мәлкән авыл клубында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем утырышы узды.
Утырыш Минзәлә муниципаль районының милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем Рәисе урынбасары, район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиевныэ кереш сүзе белән башланды.
Минзәлә муниципаль район башлыгы ярдәмчесе, эшче төркем сәркатибе Марк Токарев милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче төркем эшчәнлеге белән таныштырды.
Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү, шулай ук Яңа Мәлкән авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, традицияләрне саклау өлкәсендә эш торышы турында җирле башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов сөйләде.