Имтихан тапшыру шартлары мөмкин кадәр чынбарлыкка якынлаштырылды.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»). Минзәлә районында яшәүче 20гә якын кеше «Бердәм БДИ тапшыру көне» акциясенә кушылды. Имтихан тапшыру мәйданчыгы итеп 3 нче мәктәп сайланды.
- Бүген ата-аналар өчен сынау имтиханы уза. Әлеге бөтенроссия акциясе ата-аналарга аларның балалары ничек БДИ тапшырачакларын күрсәтү өчен оештырылды. Бүген ата-аналар рус теленнән сынау имтиханы тапшыра, - дип сөйләде ППЭ-3801 җитәкчесе Ольга Белякова. Ул шулай ук бланкларны тутыру тәртибе белән таныштырды, ә район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Әлфия Солтанова БДИ тапшыру һәм тикшерү барышында куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча контрольнең ничек узуы турында җентекләп аңлатты.
Ата-аналар өчен БДИ тапшыру өчен мөмкин кадәр якын шартлар тудырылды. Алар паспортлары белән килделәр, металл детектор белән тикшерү уздылар. Эпидемиологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча барлык кагыйдәләр дә үтәлгән. Әти-әниләрнең нинди тәэсирләр белән килүләре, БДИ тапшырулары турында тулырак "Минзәлә" -"Минзәлә" газетасының алдагы чыгарылышларында укыгыз.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучыларның географиясе шәһәр белән генә чикләнми, алар арасында без район үзәгеннән еракта урнашкан Калтак һәм Хуҗәмәт авыллары вәкилләрен дә очраттык.
http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-yashchelr-ata-analar-beln-bdi-aktsiyasen-kushyldy
.png)
.png)
.png)