2 апрельдә Халыкара аутизм турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Шушы вакыйгага багышлап, 30 нчы март көнне Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зәңгәр төс кабыз»акциясе узды. Хезмәткәрләр билгеләнгән вакытта урамга чыктылар һәм аутизмлы балалар проблемасына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатыннан күккә зәңгәр шарлар очырдылар.
-Без бу хәлне үзгәртергә телибез, ә моның өчен тирә - юньдәгеләрнең үзенчәлекле балаларга битараф булмауларын, аларны ничек бар шулай кабул итүләрен телибез, - ди үзәк директоры Елена Сысоева