3 нче урта мәктәп укучысы Карина Ильясова - "Экология - балалар карашы" Илкүләм проектының республика рәсем конкурсы җиңүчесе. Ул "Чиста ярлар" номинациясендә (җитәкчесе Митюшкина Елена Леонидовна) җиңде. Район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев конкурста җиңүчегә махсус диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Каринаны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышларга ирешүен телибез!

