Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ дән мәгълүмат керде: 

Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү

31 мартта 16 сәгатьтән 1 апрельдә 18 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран булуы көтелә. күз күреме 1-2 чакрым. 

1 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан көчле җил булуы көтелә - 17-22 м/с (Казанда - 20 м/с).

Бәла-каза килеп туган очракта. экстрен хезмәтләрнең бердәм номерына шалтыратыгыз – «101,112». Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан түләүсез кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Идарәсенең "ышаныч телефоны"  8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International