Татарстан аграрийлары язгы кампаниягә актив әзерлек алып бара

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Язгы кампаниягә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчалары килә башлады. Хуҗалыклар 800 млн сум акча алды, тагын 2,3 млрд сум якын араларда җибәреләчәк.

Бу турыда ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Республика орлыклар белән тулысынча тәэмин ителгән.

Хуҗалыкларда техниканы кыр эшләренә әзерләү һәм агрегатлау эше дәвам итә. 5-9 апрельдә машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлегенә комиссия кабул итүен уздыру планлаштырыла.

Марат Җәббаров агымдагы елның гыйнвар-февраль айлары өчен терлекчелек тармагы нәтиҗәләренә тукталды. Хисап чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 16,8 млрд сум акча эшләгәннәр, шуларның 13 млрд сумы - авыл хуҗалыгы тармагыннан (узган елдагыга караганда үсеш 9%).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International