Бүген, 29 мартта, Минзәләдә "Нәсел шәҗәрәм" Республика генеалогик тикшеренүләр конкурсының муниципаль этабы узды. Конкурс шәҗәрә традицияләрен, буыннан-буынга күчүчәнлекне саклау, татар халкы һәм үз гаиләң тарихына кызыксынуны арттыру максатыннан уздырыла. Конкурс 30 апрельдән ике этапта - муниципаль һәм республика - уза. Муниципаль этапта барлыгы 12 эш катнашты. 1 нче төркемдә - гомуми белем бирү оешмаларының 1-4 сыйныф укучылары 5 эш тәкъдим итте. 2 нче төркемдә - 5-8 сыйныфлар - 3 эш, өченче төркемдә - 9-11 сыйныфлар - 4 эш.
Дүртенче төркемдә 18 яшькә кадәр һөнәри белем оешмаларында укучылар бер эш тә тапшырмаган. Бишенче төркемдә - 18 яшьтән өлкән кешеләр 5 эш тапшырган. Комиссия әгъзалары нәтиҗә ясадылар һәм һәрбер категориядә җиңүчеләрне сайладылар.
Республика этабына иң яхшы эшләр җибәреләчәк, минзәләлеләрнең җиңүенә ышанып калабыз.