Дарья, Минзәлә районы:
- Улым балачактан инвалид, декабрь аенда аңа гомерлек 1 нче төркем билгеләделәр. 14 гыйнварда аңа 18 яш тулды. нинди документлар тапшырырга кирәк? Банкта аның исеменә счет ачтык.
- Пенсияне озайту өчен документлар тапшыру кирәкми. Пенсияне китерү ысулын алыштыру өчен пенсия китерүгә гариза язарга кирәк. Моны РФ Пенсия фонды сайтында "Гражданинның шәхси кабинеты" аша "Пенсия" бүлегендә эшләргә була - гариза тапшырырга: пенсияне китерү турында.