2018 елда Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан ТРның Тәтеш районы Зур Тархан авыл җирлегендә урнашкан җир кишәрлегендә 16 000 кв. метр мәйданда калдыкларның санкцияләнмәгән урында өеме табылган.
Канун бозуны бетерү максатыннан Казан районара табигатьне саклау прокуроры "Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль район Башкарма комитеты" МКУга дәгъва белән судка мөрәҗәгать иткән. Суд карары белән прокурор таләпләре тулысынча канәгатьләндерелде. Җирле үзидарә органы тарафыннан калдыкларның санкцияләнмәгән өеме юк ителде.