Сорауларга Минзәлә районы Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе җавап бирә

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Наталия, Минзәлә шәһәре:

- Индексацияләнгән пенсия түләү өчен пенсионерны эштән азат итү турында Пенсия фондына ни рәвешле хәбәр итәргә? Мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итәргәме? Әтием 2021 елның февралендә эштән китте.

- Мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел. Иминиятләүче (эш бирүче) ай саен үзендә эшләүче һәр иминиятләнгән зат турында мәгълүматләр тапшыра. Февральдә эш бирүче агымдагы елның гыйнвар ае өчен мәгълүматләр тапшыра. Март аенда эш бирүче әтиегез эшләмәүче булып саналган февраль ае өче мәгълүматләр тапшыра. Апрель аенда исә РПФ Идарәсе индексациянең төшеп калган коэффициентларына индексацияне исәпләп пенсия түләү турында карар чыгарачак. Индексацияләнгән пенсия агымдагы елның маеннан 2021 елның февраленнән өстәмә түләү белән түләнәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International