Тантаналы чара кичә Казанда узды.
(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") "Тантана" премиясен тапшыру кысаларында Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театры артистлары да билгеләп үтелде
Динара Акматова «Җәмилә» спектаклендә Җәмилә роле өчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының махсус бүләгенә лаек булды.
Ә «Макбет» спектаклендәге Макбет роле Владислав Поджидаевка "Бердәм Россия" партиясеннән «Кече шәһәрләр театрлары» номинациясендә махсус бүләк алып килде.
.png)