Сезнең игътибарга театр турында тарихи белешмә. Бүген, 27 март - Халыкара театр көне.
Узган гасырның 20 нче елларында татар интеллигентларының барлык татар халкын, шул исәптән, авыл халкын агартуга омтылышы күзәтелә. Драматург һәм артист Әнәс Камал (бөек Галиәскәр Камалның улы) шәхсән катнашы белән театр үсешенә зур өлеш керткән. Республиканың көнчыгыш районнарында аның эшчәнлеге барәбәренә театраль эшчәнлек һәм районара колхоз-совхоз театрлары: Күзкәй театры һәм Минзәләдә "Шонкар театры" (җитәкчесе - Хуҗа Шонкаров).
30 нчы еллар уртасында авыл халкын агарту эшендә мөһим роль уйнап, бу районара театрлар театр сәнгате таләпләренә тулысынча җавап бирә алмыйлар.
1936 елда ТАССР Наркомпрос карары белән республиканың көнчыгыш районнарын тәэмин итү өчен Минзәлә дәүләт колхоз-совхоз театры булдырыла. Театрга директор һәм баш режиссер итеп 28 яшьлек энергияле, талантлы Сабир Гаделҗан улы Өметбаев билгеләнә (1935 елда Мәскәү ГИТИСын тәмамлый һәм Г.Камал ис. академия театры артисты була), үз мәктәбе белән театр булдырган, 32 ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе булган. Театр сәнгате өлкәсендә алдынгы казанышлары өчен аңа ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелә, Г.Тукай исемендәге ТАССР дәүләт премиясе иясе.
http://menzela.ru/news/literatura-i-iskusstvo/o-menzelinskom-teatre-imsabira-amutbaeva