Минзәлә районында тыл ветеранын 90 яше белән котладылар

2021 елның 27 марты, шимбә

Бүген Тулбай авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Бәдертдинова Фәүзия Фәрхетдин кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Фәүзия Фәрхетдин кызы Татарстан АССРның Минзәлә районы Урыс авылында туа. Башлангыч белем алгач, колхозда өлкәннәр белн бергә эшли башлый. 15 яшеннән фермада сыерлар сава. Соңрак Ярославск өлкәсендә шахтада хезмәт куя. Аннары Пермь өлкәсендә урманчылык тармагында эшли. 1956 елда кияүгә чыга һәм Минзәлә районы Тулбай авылына күченәләр, лаеклы ялга чыкканчы намуслы хезмәт куя.

Фәүзия Фәрхетдин кызының күпсанлы мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары бар, "1941-1945 еллардагы БВС фдакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнә. Тормыш иптәше белән дүрт бала үстерәләр. Хәзер ветеранның биш оныгы, җиде оныкчыгы бар.

Хөрмәтле Фәүзия Фәрхетдиновна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль район башлыгы                     А.Ф. Сәлахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International