«Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренең инновацион педагогик технологияләр кулланып сөйләм коммуникациясе чарасы буларак татар һәм инглиз телләрен гамәли белү» полилингваль мәгариф программасында катнашучылар үз укуларын тәмамладылар һәм сертификатлар алдылар.
Исегезгә төшерәбез, проект М. Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында 2020нче елның ноябрендә старт алды.
Проектны апробацияләүдә 2 нче «Алтынчәч» балалар бакчасыннан сигез тәрбияче һәм 7 нче «Каенкай» балалар бакчасыннан алты тәрбияче катнашты. Проект ахырында педагоглар интеграцияләнгән проект эшен якладылар.
.jpeg)
.jpeg)

.jpeg)