24-25 мартта Минзәләдә World Skills Russia проекты кысаларында Минзәлә муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм башлангыч сыйныфларда укучылар арасында WorldSkills Russia. стандартларын исәпкә алып, BABYSKILLS II Республика Чемпионатының этабы узды.
Безнең районда әлеге конкурсның координаторы һәм оештыручысы - Минзәлә педагогия көллияте. Чарада 63 бала катнашты: 10 балалар бакчасының өлкән һәм хәзерлек төркемнәреннән 36 тәрбияләнүче һәм 8 мәктәптән 27 башлангыч сыйныф укучысы.