Наталия, Минзәлә шәһәре:
- Индексацияләнгән пенсияне түләү өчен пенсионерны эштән азат итү турында Пенсия фондына ничек хәбәр итәргә? Әтием 2021 елның февралендә эштән азат ителде.
- Мөрәҗәгать итәргә кирәкми. Иминиятләүче (эш бирүче) үзендә эшләүче һәр иминиятләнгән зат өчен ай саен мәгълүматләр тапшыра.
Февральдә эш бирүче әтиегез эшләүче булып торган агымдагы елның гыйнвар ае өчен мәгълүматләр тапшыра.
2021 елның мартында эш бирүче февраль ае өчен (әтиегез эшләмәүче булып саналачак) мәгълүматләр тапшыра. Агымдагы елның апрелендә РПФ Идарәсе индексациянең төшереп калдырылган коэффициентларына индексация исәбе белән пенсия түләү турында карар чыгара.
Индексацияле пенсия агымдагы елның май аенннан 2021 елның феврале өчен өстәмә түләү белән (эштән киткән айдан соң килүче айның беренче числосыннан).