Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Бахарева Мария Николаевна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Мария Николаевна ТАССРның Минзәлә районы Балтай авылында дөньяга килә. Башлангыч белем алуга, өлкәннәр белән бергә колхозда эшли башлый. 60 нчы елларда гаиләләре белән Минзәләгә күченәләр. МУРБда штукатур-маляр булып эшли, лаеклы ялга кадәр шул хезмәтендә була. Мария Николаевнаның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар. "1941-1945 еллардагы БВСда фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән өч бала үстергәннәр. Бүген Мария Николаевнаның унбер оныгы, егерме биш оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Мария Николаевна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. Сезгә ныклы сәламәтлек. иминлек, озын гомер. күтәренке кәеф, туганнарыгыз һәм якыннарыгыз яратуын һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.
Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль
район башлыгы А.Ф. Сәлахов