Моңа кадәр ана капиталын балалар бакчасы өчен түләргә карар кылган гаиләләргә РПФна түләүле мәгариф хезмәтләре күрсәтү өчен шартнамә килешүе тапшыру зарур иде.
Хәзер исә ата-аналарга дәүләт хезмәтләре порталы аша тиешле гаризаны тапшыру юлы белән дәүләт ярдәме акчаларын сарыф итү теләге турында хәбәр итү дә җитә.
Ана һәм балалар бакчасы арасында төзелгән шартнамәдән кирәкле мәгълүматне Фонд мәктәпкәчә учреждение теркәлгән район мәгариф идарәсе белән ведомствоара аралашу каналлары буенча мөстәкыйль сората.