Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Шәфыйков Габделхәй Шәфыйк улы юбилеен билгеләп үтә

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Шәфыйков Габделхәй Шәфыйк улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Габделхәй Шәфыйк улы 1931 елның 25 мартында ТАССРның Кызыл Юл районы Байкал авылында туган. Җиденече сыйныфны тәмамлагач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган. Хәрби хезмәттән соң Чиләбе өлкәсендә Троицк ГЭСы төзелешендә катнашкан.

1956-1957 елларда казанда машина йөртүче була.  1959 елдан лаеклы ялга чыкканчы "КАЗДОРСТРОЙ" трестының үзәк ремонт мастерскойларында машина йөртүче һәм автокранчы булып эшли. Габделхәй Шәфыйк улы м-7 трассасы төзелешенә зур өлеш кертә. 

Ветеранның күпсанлы рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар.1941 елда ул "ТАССРның атказанган төзүчесе" исемен ала. Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Хәзер аның дүрт оныгы бар.
Хөрмәтле Габделхәй Шәфыйкович!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз. 
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, якыннарыгызның игътибарын тоеп яшәвегезне телибез.


Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль
район башлыгы                А.Ф. Сәлахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International