Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Солтанова Гөлсем Сибгатулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Гөлсем Сибгатулла кызы 1926 елның 25 мартында Минзәлә районы Күзкәй авылында туган. Башлангыч белем алгач, өлкәннәр белән янәшә колхозда эшләгән. 1945 елда Казан шәһәре Татсоюзының укыту комбинаты каршындагы Райпотребсоюзның инструктрлар әзерләү курсларын тәмамлый.
Бөтен гомерен бухгалтер һәм экономист вазыйфасында эшли. "Татавтодор" Аҗгә ул 1973 елда экономист вазыйфасына килә. лаеклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куя.
Ветеранның күп санлы мактау кәгазьләре. рәхмәт хатлары бар, ул "1941-1945 еллардагы БВСнда фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнгән. Тормыш иптәше белән биш бала үстергәннәр. Аның җиде оныгы, өч оныкчыгы һә оныкчыгының бер баласы бар.
Хөрмәтле Гөлсем Сибгатулловна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күтәренке кәеф, якыннарының игътибарын һәм ихтирамын тоеп яшәвегезне телим.
Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль районы
Башлыгы А.Ф. Сәлахов