Мила, Минзәлә шәһәре:
- Балага туу турында таныклык алдык. Аңа СНИЛС номерын ничек алырга?
- 2020 елның 15 июленнән соң туган балаларга РФ Пенсия фонды ананың шәхси кабинетына баланың СНИЛС номерын мөстәкыйль җибәрә.
Тиешле сервис Дәүләт хезмәтләре порталында гамәлгә ашырылган. РПФның мәгълүматисистемасында ЗАГС реестрыннан кергән бала туу турында таныклык күренгәннән соң, баланың шәхси лицевой счеты номеры автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм дәүләт хезмәтләренең Бердәм порталында ананың шәхси кабинетына килә.