Пенсияне ничек вакытында алырга

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

Пенсияне китерү ысулы турында гаризаны шәхсән тапшырырга, яки РПФның "Гражданинның шәхси кабинеты" мәгълүмати системасы аша эш итәргә була.

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә - пенсияне вакытында алу өчен түбәндәгеләрне белергә кирәк:

Әгәр пенсия түләү почта элемтәсе оешмасы аша билгеләнгән датада башкарыла, ә түләү чоры һәр айның 3-22 числосына кадәр сузыла, һәм пенсия китергән көнне алучы кеше өйдә булмаган икән, пенсия тапшыру бу датадан соң башкарылырга мөмкин, әмма пенсияне китергән чорда (3-22 числолар), турыдан-туры почта элемтәсе бүлекчәсендә.

Әгәр пенсия алты ай рәттән алынмый икән, аны түләү туктатып торыла, ягъни почта элемтәсе бүлекчәсенә тапшыру өчен түләү документларын формалаштыру туктатыла һәм алга таба пенсиянең таләп ителмәгән суммасын алу өчен пенсия эше булган урын буенча РПФның территориаль органына мөрәҗәгать итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International