Виктория Петровна, Минзәлә районы:
- Пенсия тупланмаларының булу-булмавын миңа ничек белергә?
-Шәхси лицевой счетның торышы, шул исәптән, пенсия тупланмалары күләме турында тулы мәгълүмат алу өчен, шәхси лицевой счетның торышы турында белешмә сорату зарур. Бүген моны берничә ысул белән башкарырга була.
Иң уңайлы һәм тиз ысул - Пенсия фондының es.pfrf.ru сайтында шәхси кабинетта, дәүләт хезмәтләре порталында - www.gosuslugi.ru, шулай ук "РПФның Электрон сервислары" мобиль кушымтасы ярдәмендә. Моның өчен дәүләт хезмәтләренең (gosuslugi.ru) бердәм порталында расланган учет язмасы булырга тиеш.