Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ дән хәбәр килде:
24 мартта 21 сәгатьтән 25 мартта 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү.
25 мартта Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан булуы көтелә.
Томан булганда:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларның үзләре белән элемтә чаралары, навигация приборлары блырга тиеш.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди кукрыныч тудыра.
Машина белән идарә итүчеләр дистанция сакларга, кинәт тормозга басудан качарга тиешләр. Туктау кирәк булганда тизлекне акрынлап киметергә кирәк.
Экстрен хезмәтләр чакыру телефоны – «101,112». Шалтыратулар тәүлек буе һәм түләүсез шәһәр һәм мобиль телефоннардан кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.